Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Украинага каршы сугышта катнашучыларның архив фонды булдырылачак


Военнослужащие российской армии, иллюстрационное фото
Военнослужащие российской армии, иллюстрационное фото

Шулай ук пандемиягә дә бәйле архив булачак.

Казанда Украинаны басып алу сугышында катнашучыларның архивы булдырылып, сугышчыларның шәхси әйберләре тупланачак. Бу хакта Казан шәһәре Думасының сессиясендә шәһәр архивы башлыгы Гөлнара Мусина белдерде.

Мусина шулай ук 2020 елда булган пандемиягә бәйле архив коллекциясен булдыру эше алып барыла, дигән.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Татарстанда ике ихтиярилар батальоны булдырылды, тагын өчесен туплау эше дәвам итә. "Алга" батальоны Угледар янында тар-мар ителде. Азатлык хисапларына караганда, Украинада бер ярым ел эчендә 588 татарстанлы һәлак булды. Әмма бу сан тагын да зуррак була ала, чөнки хакимиятләр корбаннарның чын санын яшерә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG