Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казан үзәгендә чебен гөмбәсеннән ясалган тәм-томнар саталар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Басма журналистлары Казан үзәгендәге кибеттә чебен гөмбәсен балигъ булмаучыларга да сатуларын ачыклаган. «Аның бәясе арзан, шуңа агуланучылар да күп, аны мәктәп укучысы да ала ала – аннан хәтта паспортын да сорамаячаклар, мондый таләп гомумән юк», дип искәртелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы гөмбә белән агуланучылар саны артуын җиткерә. Моңа яшьләрнең актив рәвештә чебен гөмбәсе куллана башлавы сәбәпче булган. Ул галлюцинацияләр китереп чыгара, әмма шул ук вакытта наркотик булып саналмый: яшьләр аны канунлы рәвештә интернет аша да, кибетләрдән дә сатып ала, шундый кибетләрнең берсе – Казан үзәгендә урнашкан, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань".

Басма язуынча, Казандагы кибеттә чебен гөмбәләрен киптереп тә саталар, шулай ук аларны кушып төрле баллы тәм-томнар, әйтик, кәнфитләр һәм прәнекләр ясап саталар. "Канун мондый тауар сатуны берничек тә көйләп тормый, чөнки чебен гөмбәсе рәсми рәвештә наркотик матдәләргә керми. Әмма табиблар чебен гөмбәләрендә бәйлелек барлыкка китерергә мөмкин булган психотроп матдәләр бар дип кисәтә", дип искәртелә язмада.

Басма журналистлары тәҗрибә үткәреп караган һәм Казан үзәгендәге кибеттә чебен гөмбәсен балигъ булмаучыларга да сатуларын ачыклаган. "Аның бәясе арзан, шуңа агуланучылар да күп, аны мәктәп укучысы да ала ала – аннан хәтта паспортын да сорамаячаклар, мондый таләп гомумән юк", диелә.

Шул ук вакытта журналистларга чебен гөмбәсе кушылган тәм-томнарны алучылар күп булуын әйткәннәр.

  • 2021 елда Казанда метанол белән агуланып 13 кеше хастаханәгә салынган иде. Тикшерү ачыклаганча, 18 кешедән торган яшьләр төркеме йортта туган көн уздырган булган. Яшьләр машина багажнигыннан спиртлы эчемлек урынына ялгышып тәрәзәне туңдырмый торган сыекча алган һәм аңа тәм бирүчеләр кушып эчкән.
  • Быел яз көне Чаллыда наркотиклар сәүдәсенә кереп киткән яшьләр саны артуы билгеле булды. Аларның эшләми генә зур акчалар аласы килә, дип саный Чаллы эчке эшләр идарәсенең наркотиклар әйләнеше контроле бүлеге Илгиз Богданов. Ул Чаллыда тыелган матдәләр сату-алу белән бәйле вазгыять катлаулы дип искәртте. Шәһәрнең нарко-диспансерына исәпкә 13 яшьлекләрне куйган очраклар да бар дип искәртә җитәкче.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG