Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тывадагы шәһәрдә җылылык станциясендә шартлау булган, 21 кеше җәрәхәтләнгән


Шагонар җылылык станциясендә каза. 6 март 2024 ел
Шагонар җылылык станциясендә каза. 6 март 2024 ел

Каза сәбәпле Шагонарда 15 градус суыкта җылылыкны иң әз дигәндә кичкә кадәр сүндергәннәр. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл кертелгән. Социаль челтәрләрдә исә җирле хакимиятне тәнкыйтьлиләр.

Бүген, 6 мартта Тывадагы Шагонар шәһәренең җылылык станциясендә шартлау һәм янгын булды. 21 кеше җәрәхәтләнгән, үлүчеләр юк, дип җиткерә "Интерфакс".

Каза сәбәпле Шагонарда 15 градус суыкта җылылыкны иң әз дигәндә кичкә кадәр сүндергәннәр. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл кертелгән. Улуг-Хемски районы хакимияте кешеләргә тынычлык сакларга, торбалардан кайнар суны агызмаска кушкан.

Тыва мәгариф министры Елена Хардикова шәһәрнең бөтен белем бирү оешмаларында дәресләр туктатылуын хәбәр итте. Балаларны бакчалардан килеп алырга кушылган. Йортлар эчке яктан боз белән каплана башлаган.

Республика башлыгы Владислав Ховалыг 4000 кешенең җылысыз калуын әйтте.

Социаль челтәрләрдә шәһәрдә яшәүчеләр җирле хакимиятне тәнкыйтьли. Алар әйтүенчә, шәһәрнең пар казаннары бинасы искергән булган. Фатирларда гел суык булды, шәһәргә күптән яңасы кирәк иде инде, диләр.

Тикшерүчеләр шартлау сәбәпле "сәламәтлеккә авыр зарар китергән гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG