Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы депутатлары чит илләргә чыгар алдыннан рөхсәт алырга тиеш булачак.
Рөхсәте булмаган килеш киткән депутатлар мандатларыннан колак кагарга мөмкин.
Канун авторлары бу таләпне Украинадагы сугыш сәбәпле Русия иминлегенә куркыныч янау, илгә санкцияләр басымы һәм чит ил махсус хезмәтләре эшенең "шактый активлашуы" белән аңлата.
Рөхсәт алу сәфәрләренә кагылмый.
Канунда кемнән рөхсәт алу тиешлеге әйтелми. Текстта моны Дума һәм Федерация шурасы үзләре билгеләргә тиеш диелә.
Дума җитәкчесе Вячеслав Володин элегерәк әйтүенчә, хәзер депутатларга теге йә бу ял урынын ни өчен сайлавын нигезле аңлатырга кирәк булачак.
- 2022 елда февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
- Сугыш башланган елны ук Яңа ел алдыннан түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән иде. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.
- Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыюлары да хәбәр ителде.
- Былтыр журналистлар Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр, дип язган иде. Әлегә бу тыю бөтен түрәләргә дә кагылмый, кемгәдер чит илгә чыгу тулысынча тыелса, икенче берләренә хакимиятләр "дус булган" яки "нейтраль" илләр дип санаучы дәүләтләргә бару рөхсәт ителә диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум