Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясендәге көч куллану милли төсмер ала бара


Русия армиясендә ел башыннан бирле көч куллану белән бәйле 500-дән артык җинаять булып ике хәрбинең үлеменә, 20-дән артыгының каты имгәнүенә китергән.

Русиянең баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский әйтүенчә, 23 җинаятьне, аларның чиреге зур җинаятьләр, хәрби җитәкчеләр яшерергә тырышкан.

Хәрби прокуратура бигрәк тә казармалардагы тәртипсезлекләр һәм көч куллану артуга борчылу белдерә. Былтыр аларның саны 16 процентка арткан.

Фридинский шулай ук соңгы арада армиядәге көч куллануның милли төсмер ала башлавын әйтте.
XS
SM
MD
LG