Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран Ирандагы кеше хокуклары турында хисапчы булдыруны хөкем итә


Тәһран БМО Кеше хокуклары шурасында Ирандагы кеше хокукларын бозулар турындагы хәбәрләрне тикшерүче махсус хисапчы булдыру карарын тәнкыйтьләп чыкты.

Иран тышкы эшләр министрлыгы бу карар артында сәясәт тора һәм аның максаты игътибарны Кушма Штатлардагы хокук бозулардан читкә юнәлтү диде.

Министрлык вәкиле Рамин Миманпараст Женевада урнашкан бу шура АКШ басымы астында шулай кара итәргә мәҗбүр булды дип белдерде.

Бу очрак шурада аерым бер илдәге кеше хокуклары турында махсус хисапчы булдыруның беренче очрагы.

Кичә 47 әгъзалык шурада тавыш бирү вакытында аларның 22-се бу карарны яклап, җидесе каршы тавыш бирде, 14-е тавыш бирүдә катнашмады.

Иран бу шура әгъзасы түгел.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG