Accessibility links

Кайнар хәбәр

Би-би-синең рус телендәге тапшырулары эфирда бетерелә


65 ел эфир дулкыннары аша сөйләгән Би-би-синең (ВВС) Рус хезмәте тулысынча интернетка күчә.

Рус хезмәте башлыгы Сара Гибсон тапшырулар эфирда бетсә дә, яңа мөмкинлекләр кулланып эшләрен дәвам итәчәкләрен әйтә. Дөрес, мәгълүмат бирү, тыңлаучылар белән ачыктан-ачык сөйләшү алга таба да булачак.

Кайбер тапшыруларны интернетка күчерәләр. Алар арасында - «Би-би-Сева» тапшыруы да бар. Аны Рус хезмәтенең иң өлкән һәм иң танылган журналисты – Сева Новгородцев алып бара.

Новгородцев интернетның яңа мөмкинлекләр ачуын әйтә. Видео, рәсемнәр кую – мәгълүмат җиткерүне җанландырып җибәрәчәк. Халык күптән түгел генә килеп кергән бу алымнарны үз итәргә өлгерде инде. Интернет кайтавазны да тизләтә.

Би-би-синең Халыкара хезмәтен, шул исәптән рус телендәгесен дә, Британиянең тышкы эшләр министрлыгы финанслады. Хөкүмәт чыгымнары чикләнгәнгә күрә министрлык та соңгы вакытта үзе дотацияли торган эшләргә акча бирүне күпкә киметте. Чит телләрдә сөйләүче кайбер хезмәтләр бөтенләй ябылды. Кайбер хезмәтләр програмнарын азайтты.

Әлеге хәлдә Рус хезмәтенә дә күп кенә програмнардан баш тартырга һәм эфирга чыгуны туктатырга мәҗбүр булды. Мәскәү һәм Лондонда эшләгән хезмәткәрләрнең өчтән бере кыскарып 80 кешегә калдырылачак.

«Әлеге белгечләр радионың мөкәммәл журналистикасын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк дип уйлыйм», ди Гибсон. Шулай да ул Рус хезмәте белән бәйләнештә булганнарның барсының да күңелендә инде юксыну тойгылары уянганны әйтә.

65 ел аз вакыт түгел

Рус хезмәтенең элекке башлыгы Дэвид Мортон әле интернет бөтенләй булмаган заманнарда, Британиядә яшәүчеләр чит илләргә башка телләрдә нәрсә сөйләнгәнне белмәвен әйтә. Шулай да алар II дөнья сугышы вакытында радионың чит илдә яшәүчеләргә йогынтысы булуны яхшы аңлаган.

Би-би-синең чит илләргә сөйләвен Британ хөкүмәте финанслый. Ул вакытларда дөньяны британча күзаллауны төрле кыйтгаларда яшәүчеләргә җиткерү һәм дошман пропагандасына каршы торуда радио хөкүмәт өчен әһәмиятле һәм кыйммәткә төшмәгән чара була.

1945 елда ил җәмәгатьчелеге дә, хакимият тә Би-би-синең башка телләрдә дә сөйли башлау мәсьәләсендә уртак фикергә килә.

1946 елда Би-би-синең рус телендә тапшырулары башлана. II дөнья сугышы елларында Британия һәм Советлар Берлеге бер якта булганга, тапшырулар да советларга җылы, дустанә мөнәсәбәттә алып барыла. Сталин чоры Советлар Берлегендә яшәүчеләр хатларын җиңел генә “Би-би-си, Лондон”га дип җибәрә алган.

1948 елда салкын сугыш башлана. 1949 елның апрелендә инде советлар Би-би-сине томалый башлый.

“Салкын сугыш II дөнья сугышына ошаган кебек иде, әмма Би-би-си миссиясе үзгәрешсез калды. Бер якка да авышмаган мәгълүмат бирелде, акыллы комментарлар ясалды”, дип искә ала ул елларны Дэвид Мортон.

1980 елларда башланган үзгәртеп кору бөтенесен дә үзгәртеп җибәрә. Элгәре елларда Рус хезмәте тыңлаучылары бары тик хатлар аша гына аралаша алса, инде үзгәрешләрдән соң телефоннан әңгәмә яздыру, халык фикерен белешү, вакыйга булган урыннарга бару мөмкинлекләре дә ачыла.

2011 елның 24 мартына Би-би-синең Рус хезмәте 65 еллыгын билгеләде.
XS
SM
MD
LG