Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: “Русия һәм ислам дөньясы” җыены Уфада ел саен үтәчәк


25-26 март көннәрендә Уфада “Русия һәм ислам дөньясы: тарих һәм үзара аңлашып яшәү” исемле фәнни-гамәли конференция узды. Бу халыкара җыенга АКШ, Франция, Төркия, Һолландия, Согуд Гарәбстаны, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Бельгия, барлыгы 35 илдән килгән галимнәр килде.

Русиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Җыен күренекле дәүләт эшлеклесе, Советлар Берлегенең гарәп илләрендәге беренче илчесе, Сталин золымы корбаны Кәрим Хәкимовның тууына 120 ел тулуга багышланды.

“Мондый чараның ел саен үтәчәген фаразлый алабыз. Аның күләмен һәм форматын чарага әзерлек барышында хәл итеп була. Әмма конференцияне Башкортстанда уздыру кирәклеге шик уятмый. Бу җирләрнең мең еллык ислам тарихы бар”, диде президент Рөстәм Хәмитов.

Президент сүзләренә караганда, мондый чаралар “исламның халыклар арасында хезмәттәшлеккә чакырган тыныч дин булгана дәлил” булып тора.
XS
SM
MD
LG