Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда талиблар таулы районны кулга төшерде


Әфганстанның төньяк-көнчыгышындагы Нурыстан вилаятенә караган бер районны талиблар кулга төшерде.

Җирле полиция, сишәмбе иртән 300 кораллы талип еракка урнашкан таулы Вайгал районын кулга төшерде, дип хәбәр итә. Әфганстанның иминлек көчләре анда күп булмаган. Алар каршылык күрсәтмичә чигенгән.

Әлеге районда халыкара көчләр юк. Соңгы айларда Нурыстан районында талибларның активлыгы арткан.
XS
SM
MD
LG