Accessibility links

Каддафи гаскәрләре гыйсьянчыларны Сирт янында туктаты


Мөәмәр Каддафи улы Рәмис үз режимын яклаучыларны сәламли.
Мөәмәр Каддафи улы Рәмис үз режимын яклаучыларны сәламли.
Бүген Либиядә Мөәмәр Каддафи гаскәрләре гыйсьянчыларны Сирт шәһәре янында туктарга мәҗбүр иткән. Соңгы хәбәрләргә караганда, оппозициядәгеләр Бин-Җәвиткә чигенергә мәҗбүр булган. Ул Каддафи туган Сирт шәһәреннән 150 чакрым көнчыгышка урнашкан.

Кичә Кушма Штаталар президенты Борак Обама, Вашингтонда чыгыш ясап, Халыкара коалиция көчләре Либия күгендә илнең хәрби очкычларының очуын туктауга ирешкәч, Каддафи көче хәлсезләндерелде дип белдергән иде.

Обама әйтүенчә, әлеге операциянең максаты - Каддафи режимын хәрби яктан түгел, ә сәяси яктан юк итү. Шулай ук Обама, Либиядәге көчләр белән идарәне чәршәмбедән НАТО үз кулына алачак, дип белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG