Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүрияне сәяси реформаларга чакыра


АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер
АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер
АКШ Сүрияне сәяси реформаларны тормышка ашыруга күбрәк тырышлык күрсәтергә чакырды. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер, Сүрия президенты Башар әл-Ассад халыкның таләпләрен үтәргә тиеш, диде.

Ике атна Сүриядә хөкүмәткә каршы урам җыеннары дәвам иткәннән соң кичә президент Ассад хөкүмәтне тарату турында карар кабул итте. Урам җыеннары вакытында кимендә 60 кеше һәлак булды.

Бүген президент халык алдында чыгыш ясап илдә гадәттәнтыш хәл режимын гамәлдән чыгару турында игълан итер, дип көтелә. Әлеге режим Сүриядә инде 50 ел дәвам итә.
XS
SM
MD
LG