Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәхкәмәләренә эш җитәрлек


Бу көннәрдә Татарстанда кылынган кыңгыр эшләргә карата бирелгән җәзалар хакында, күп ишетелә башлады. Канун бозучылар арасында мал табибы, түрәләр дә, полковник та, хокук саклаучылар да һәм хәтта хөкемдарның үзе дә бар.


“Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә”, ди татар халык мәкале. Ә мондый кырын эшләрнең төре еллар үткән саен төрләнә генә бара. Әйтик, Сарман дәүләт ветеринар оешмасы җитәкчесе канунсыз акча эшләүнең үзгә юлын тапкан.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге районның ветеринария түрәсе бер фермер хуҗалыгы белән районда биотермик чокыр казу турында килешү төзи.

Эшләнмәгән эшкә 1,4 миллион сум

Килешүдә әлеге эшләр өчен 1 миллион 400 мең сум түләү карарлаштырыла. Әмма чынбарлыкта бернинди дә эш башкарылмый. Ә мал табибы 560 мең сумны үз кесәсенә салып куя һәм 60 меңен фермерга бирә. 840 меңен исә премия буларак районның агрохуҗалык җитәкчеләренә өләшә.

Нәтиҗәдә сарык та исән, бүре дә тук кала. Ләкин 2007 елда кылынган әлеге җинаятькә карата бүгенге көндә мәхкәмә эше дәвам итә.

Ә менә Алабугада шәһәр башкарма комитетының сәүдә бүлеге җитәкчесе Ришат Халиков ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган. Түрә, Алабуга территориясендә сәүдә итү хокукын тәэмин иткәне өчен, 180 мең сумлык ришвәт белән “бүләкләнгән” булган.

Кемдер ришвәт бирә, кемдер ришвәт ала, ә кемнәрдер акча үзләштерүнең башка юлын сайлый.

Район депутаты авыл кешесеннән акча каермакчы булган

Әйтик, “Челтәр компаниясе”нең Буа электр бүлегенең ике контролеры узган елның ноябрь, декабрь айларында гади халыкны төп башына утыртырга уйлаган.

Тикшерү эше мәгълүматларына караганда, гаепләнүчеләр, ә аларның берсе – район шурасы депутаты, Югары Ослан районындагы Рус Борнашы авылында халыкның электр хисаплау җиһазларының искергән булуын, яисә яңаларының дөрес итеп тоташтырылмаганлыгын әйтеп, үз кесәләрен калынайту ягын караган.

Алар үзләре кергән һәр йорттан 2-3 мең сум акча каерырга уйлаган булган. Әмма халыкта аларның бу гамәлләре шик тудырмый калмаган, нәтиҗәдә алдап акча үзләштерергә теләүчеләр тиз арада хокук сагында торучылар кулына килеп капкан.

Элеккеге полковник 4 миллион сум ришвәт сораган

Хокук саклаучылар дигәннән, алар арасында да канун бозучылар юк түгел икән. Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл бүлеге җитәкчесенең урынбасары Илдар Насыйбуллин ришвәт алып “эләккән”.

Эчке эшләр гаскәрләре өчен боралаклар сатып алу эшендә ул, дәүләт контрактын вакытында һәм авырлыксыз гамәлгә ашыру өчен, 4 миллион сум ришвәт сораган. Әлеге кыңгыр эше өчен Насыйбуллинга полициядәге эш урынын 7 еллык кырыс режимлы колониягә алыштырырга туры килгән. Хәзерге көндә элеккеге полковникның гаебе исбатланган.

Татарстанда боралаклар өчен ришвәт сорап кына калмыйлар, аны хәтта җайлап кына урлый да алалар икән әле. Махсуслашкан каракларның Казан боралак заводыннан 2005 елдан бирле боралак җиһазлары урлаганы билгеле булды.

Казан заводыннан боралак детальләрен чәлдергәннәр

Җинаятьчел төркем 12 кешедән торган. Алар арасында завод эшчеләре белән беррәттән, заводның каравылчылары да урын алган. Урланган боралак җиһазлары Петербур, Мәскәү һәм башка шәһәрләргә озатылып барган. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге төркем боралак заводына 7 миллион сумга якын зыян салган.

Республикада караклар һәм ришвәтчеләр белән беррәттән җинаятьчел төркемнәр дә фаш ителә башлады. Әле октябрьдә генә “Кинопленка” төркеменең 6 кешесе, 16 җинаять кылуда гаепләнеп, 12 дән алып 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

Хәзер инде хокук сакчылары “Илфатея” төркеменең эзенә төшкәннәр булып чыкты. Бу төркем тугыз үтерү җинаятендә, бандитлыкта һәм канунсыз корал әйләнешен булдыруда гаепләнә.

Тикшерү барышында әлеге төркемнән 12 утлы корал, 6 шартлаткыч, 600 гә якын төрле патрон табып алынган. Шушы көннәрдә мәхкәмә, әлеге төркемгә карата үз карарын чыгарачак.

Хөкемдар рәшәткә артына утырырмы?


29 март көнне Татарстан Югары Мәхкәмәсе эшмәкәр Рафаэль Низамовны үтерү эшенә үз карарын чыгарды.

Бу эшнең башка җинаятьләрдән аермасы – гаепләнүчеләренең элеккеге хөкем сагында торучылардан булуы, төп гаепләнүченең исә федераль хөкемдар булуында. Кеше үтерүдә гаепләнүчеләр 10нан алып 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Тик җинаять кылучылар үз гаепләрен танырга ашыкмый. Бигрәк тә элеккеге хөкемдар мәхкәмә әгъзаларын үзен намуслы хөкем итәргә өнди. Күрәсең, үзен якларга Мәскәүдән килгән адвокатларының көченә дә ышанмый калмыйдыр. Алар исә мәхкәмәнең кайбер карарларын Генераль прокуратурага тикшерергә җибәртүгә ирешкән инде.

Нәтиҗәдә, буталчык эштә Татарстан Югары Мәхкәмәсенең карары булса да, әлегә бу җинаятькә соңгы нокта куелды дип әйтергә иртәрәк.
XS
SM
MD
LG