Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җомга Сүриядә яңа протестлар көтелә


Сүриядә сәяси реформалар таләп итүче көчләр җомга көнне халыкны урамга чыгарга чакырды.

Кичә үз чыгышында президент Башар әл-Ассад илдәге соңгы бәрелешләрдә "дошманнарны" гаепләде. Халык аның биш дистә ел дәвам иткән гадәттәнтыш тәртипнең бетүен игълан итүен көтте. Әмма президент бу режим урынына дәүләт иминлеге һәм террорга каршы көрәш турында яңа канун чыгару турында комиссия төзелүен белдерде.

Соңгы атналарда Сүриянең Дараа һәм диңгез буендагы Латакия шәһәрендә булган бәрелешләрдә 60лап кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG