Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония хакимияте җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәген вәгъдә итә


Япония премьер-министры Наото Кан күптән түгел булган җир тетрәү һәм аның белән бәйле “Фукусима” атом электр станциясе авариясе нәтиҗәсендә зыян күргән халыкка мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәген вәгъдә итте.

Бу хакта Кан афәттән зыян күргән илнең төньяк-көнчыгыш районына сәфәре вакытында әйтте. Аерым алганда хөкүмәт җитәкчесе җир тетрәү һәм дулкын ташкыны аеруча да зыян китергән Иватэ префектурасында булды. Шулай ук ул эвакуацияләнгән халык яшәгән үзәкнең берсендә булганда халыкны төшенкелеккә бирелмәскә чакырды.

Шул ук вакытта “Фукусима” станциясендәге җиһазларның берсендә тишек барлыкка килгән һәм аннан нурланышлы су диңгезгә ага. Белгечләр якын арада аны томалар өчен махсус сумала агызырга исәп тота. Ләкин алар мондый тишекләр тагын булу ихтималлыгын кире какмый.
XS
SM
MD
LG