Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Коръәнне ягуга каршылык белдереп протестлар дәвам итте


Әфганстанда Кушма Штатларның дини рухание Коръәнне яндырганга каршылык чаралары якшәмбе көнне дә дәвам итте. Протестлар җомга башланган иде.

Кандаһар вилаятендә булган каршылык чаралары вакытында кимендә 1 кеше үлгән, 16 кеше яраланган. Зыян күрүчеләр арасында полиция хезмәткәрләре дә бар.

Протест белдерергә чыкканнарның кулларында ташлар булган. Күрүчеләр атыш тавышлары да ишеткән.

Якшәмбе Җәләлабад шәһәре урамнарына 500-гә якын студент чыкты. Йөзләрчә кеше Пәрван вилаяте үзәге Чарикар шәһәре үзәгенә җыелды.

Узган көннәрдәге каршылык чараларында 20-дән артык кеше үлде. Аларның 7-се Мазари-Гәшрифтәге БМО миссиясе вәкилләре.

Кушма Штатлар президенты Борак Обама каршылык чаралары вакытында үтергән өчен һәм шулай ук Коръәнне ягуны да кискен гаепләде.
XS
SM
MD
LG