Бүген Йәмәндә иминлек көчләре белән бәрелешләр вакытында дистәләрчә демонстрант яраланган.
Таиз шәһәрендә хөкүмәткә каршылык белдереп урамга чыкканнарны куып тараткан вакытта полиция күзне яшьләндерүче газ һәм корал кулланган. Кайбер мәгълүматларга караганда, кимендә 250 кешегә зыян килгән.
Бүген Йәмән президенты Абдулла Салих кабат протест чараларын туктатырга чакырды. Оппозиция Салихның кичекмичә президентлыктан китүен таләп итә.
Салих: “Без хакимиятне тапшыру мәсьәләләрен конституция нигезендә генә тикшерергә әзер”, дип белдерде.