Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фукусима”да нурланыш таралуны туктату берничә айга сузылырга мөмкин


"Фукусима" станциясенең бер өлеше
"Фукусима" станциясенең бер өлеше
Япониядәге “Фукусима” атом электр станциясендә нурланыш таралуны туктату эшләре берничә айга сузылырга мөмкин.

Якшәмбе көнне бу хакта Япониядәге атом электр станцияләре иминлеге оешмасы вәкиле Һидеһико Нишияма белдерде.

Нурланыш таралу куркынычы туып 20 чакрым радиуста яшәүчеләрнең барчасы да башка урынга күчерелгәннән соң хакимиятләрнең бу беренче белдерүе булды.

Нишияма, станциядә нурланышны контрольгә алу эш тәмамлануны белдерми, диде.

11 март көнне булган көчле җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә атом станциясенә зыян килде. Assosiated Press хәбәр итүенчә, һәлакәт вакытында 25 меңгә якын кеше үлгән һәм югалган.
XS
SM
MD
LG