Accessibility links

Русиядә төзелеш мафиясенә каршы митинглар үтте


Төзелеш мафиясенә каршылык белдереп Мәскәүдәге Пушкин мәйданына 500-дән артык кеше килде.

Алар тарихи-архитектура биналарын җимерү, юллар һәм йортлар төзү максаты белән бакча-паркларны, урманнарны кисүгә каршылык белдерде.

Мәскәүдәге урам җыенында “Химки урманын саклау”, “Теләктәшлек” (“Солидарность”) хәрәкәтләре, “Яблоко” фиркасе вәкилләре һәм фатирлы булам дип алданучылар да катнашкан.

Якшәмбе көнне төзелеш мафиясенә каршы митинглар Петербур, Рязань, Самар, Пермь, Ярославль һәм Новороссийскида да үтте.

XS
SM
MD
LG