Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда президент сайлауда Назарбаев җиңде


Автобустан төшкән кешеләрне дә сайлау урыннарына җибәреп торганнар.
Автобустан төшкән кешеләрне дә сайлау урыннарына җибәреп торганнар.

Беренчел мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның 95,5%-ы Назарбаев өчен тавыш биргән.

Илнең үзәк комитеты хәбәр итүенчә, Казакъстанда якшәмбе көнне булган президент сайлауда тавыш бирү хокукына ия ватандашларының 90%-ка якыны катнашкан. Илдә яңа рекорд куелды дип хәбәр ителде. 2005 елда булган сайлауга караганда да күбрәк кеше килгән.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм аның җәмәгате Сара Назарбаева.
Президентлыкка өметләнгән 4 намзәт арасында илнең хәзерге җитәкчесе Нурсолтан Назарбаев та бар иде. Ул сайлау урынына килгәч: “Ватандашларыбызның бүгенге тавыш бирүе безнең бердәмлегебезне, безнең омтылышларны, юлламамда әйтелгәннәрне тормышка ашыруны күрсәтәчәк.

Без интустрия яңалыкларына, яшәешне заманчалаштыруга йөз белән борылдык. Болар барсы да гади кешенең тормышын яхшыртуга юнәлгән", дип әйтте.

Казакъстан үзәк сайлау комитеты тавыш бирүдә җитди бозулар юк дип белдерә. Әмма Русия күзәтүчесе, хокук яклаучы Александр Борд, сайлау барышын яктыртканда хакимият карашы гына җиткерелде, диде.

Шулай ук бәйсез күзәтүчеләр автобустан төшкән кешеләрне сайлау урыннарына барырга өндәүләрен, бер үк кешенең ике сайлау урынына керүен күргән.

Бәйсез күзәтүчеләр Казакъстан сайлауларын ирекле һәм гадел дип танымый.
XS
SM
MD
LG