Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония нурланышлы суны океанга агыза


Хәбәрләргә караганда, Япония Фукусима атом электр станциясендәге аз нурланышлы 11 мең тонна суны океанга агыза башлаган. Бу ныграк нурланышлы матдәләрне саклау өчен урын бушату зарурлыгы белән аңлатыла.

Япония атом идарәсе вәкиле France Press хәбәр агентлыгына гадәти шартларда бу суны океанга агызу алдыннан андагы нурланышны киметү өчен чаралар күрелер иде дигән.

Әмма хөкүмәт вәкиле Юкио Едано хакимиятнең иминлек хакына нурланышлы суны оеканга агызып урын бушатудан башка чарасы юк диде.

Фукусима атом электр станциясенә 3 атна элек булган көчле җир тетрәү һәм диңгез ташкыны зур зыян китерде.
XS
SM
MD
LG