Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафиның сугышны туктатырга теләве әйтелә


Брига шәһәрендәге гыйсъянчылар
Брига шәһәрендәге гыйсъянчылар

Либия тышкы эшләр министры урынбасарын кабул иткән Греция Каддафиның бәрелешләрне туктатырга теләвен белдерә.

Либия президенты Мөәммәр Каддафи гыйсъянчылар белән февраль аенда башланган бәрелешләрне туктату турында сөйләшүләр үткәрергә теләгәнгә охшый. Бу турыда Греция җитәкчелеге белдерде.

Габделәти әл-Гобәйди (с) һәм Джордж Папандрео Афинда.
Греция хакимиятләре белдерүенчә, Каддафи үзенең тышкы эшләр министры урынбасары Габделәти әл-Гобәйдине Греция премьер-министры Джордж Папандрео белән сөйләшү өчен якшәмбе көнне Афинга җибәргән.

Соңгы елларда бу ике ил үзара яхшы гына мөнәсәбәтләр урнаштырган иде.

Греция тышкы эшләр министры Димитрис Друтсас әйтүенчә, Либия илдәге хәрби низагка нокта кую юлларын эзләгәнгә охшый.

«Либия вәкиле әйткәннәргә караганда, андагы хакимият чишелеш юлларын эзләгәнгә охшый. Төбәктә тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыру өчен зур тырышлык кирәк һәм Греция бу юнәлештә ярдәм белән эшчәнлеген дәвам итәчәк. Без барлык беректәшләр һәм партнерлар белән бәйләнештә торып эш итәбез. Без аларга бүгенге очрашу турында һәм Грециянең фикер-тәкъдимнәре турында хәбәр итеп торачакбыз”, - диде Друтсас.

Либия тышкы эшләр министры әл-Гобәйдинең дипломатик сәфәрен дәвам итеп, бүген Төркиягә килүе, аннан соң Мальтага баруы хәбәр ителә.

Әмма әлегә Либиянең үзендә хакимиятнең сугышны туктату тәкъдиме белән чыгарга җыенуы сизелми.

Сәйфелислам Каддафи
“The New York Times” газетының якшәмбе хәбәре исә билгесезлекне тагын да арттырып җибәрде. Бу басма Каддафиның кимендә ике улының үз аталарын хакимияттән читләштереп, конституцион демократиягә күчү планы булуын язып чыкты.

Бу язмада Либиядәге исеме аталмаган бер рәсмигә сылтама белән әлеге күчешнең Каддафи улы Сәйфелислам Каддафи җитәкчелегендә булачагы хәбәр ителә.

Бу планның Либия президенты Каддафи тарафыннан хуплану-хупланмавы әйтелми.

Брига янында Каддафи көчләре белән бәрелешүче гыйсъянчылар шартлаулардан кача.
Либинең Брига шәһәре тирәсендә Каддафи көчләре белән гыйсъянчылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Дүшәмбе гыйсъянчылар Бриганы кире яулап алу омтылышы ясады. Би-би-си гыясъянчыларның хәзер яхшырак оешканлыгын белдерә.

Либиянең Дәүләт күчеш шурасы исә чит илләргә мөрәҗәгать итеп гысъянчыларга корал һәм хәрби күнегүләр белән ярдәм итүне сорый.

Бу көннәрдә башка илләргә кушылып, Италия дә Либиядәге гыйсъянчылар оешмасы Дәүләт күчеш шурасын тануын белдерде.

Узган атнада Либиядәге халыкара хәрби чаралар җитәкчелеген НАТОга тапшырган Кушма Штатлар бүгенге хәрби чараларда да катнашырга булды. Якшәмбе АКШ һава һөҗүмнәрендә катнашуын туктатырга карар иткән иде.

Либиянең көнбатышында Каддафи көчләре Мисурата шәһәре чолганышын дәвам итә. Либиянең зурлыгы белән өченче шәһәре булган Мисурата көнбатышта гыйсъянчылар кулындагы соңгы зур шәһәр дә.

Мисуратада яраланган либиялеләр Төркия көймәсендә.
Мисуратада яраланып бер төрек көймәсе белән илдән качкан тыныч кешеләр анда Каддафи көчләренең тыныч халыкны үтерү, куркыту һәм талау белән шөгыльләнүен белдерә.

Көймәдә барлыгы 230лап яралы кеше коткарылган. Алар әйтүенчә, хөкүмәт гаскәрләре азык-төлек һәм электр энергиясе тәэминатын туктаткан.

Әлеге көймә юлда Бингази шәһәренә дә тукталып аннан яралы тагын 100 кешене алып, аларны дәвалау өчен Төркиягә алып киткән.

Дүшәмбе БМО Иминлек Шурасы Либиядәге вазгыять турында сөйләшүгә җыела.
XS
SM
MD
LG