Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә журналистны кыйнаган полиция офицерына җинаять эше ачылды


Мәскәү янында бер журналист хатынны кыйнаган полиция офицерына карата җинаять эше ачылды.

«Московский» эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Климов шулай ук вазифасыннан да алынды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, «Пусть говорят” тапшыруының баш мөхәррире Наталья Сейбиль белән Климов арасындагы низаг журналист хатын полиция хезмәткәренең шәхси машинасын ярамаган урынга куюына зарланганнан соң башланган.

Сейбильнең тәнендәге кыйнау эзләрен хастаханәдә табиблар рәсми рәвештә теркәгән.
XS
SM
MD
LG