Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда алты кешене үтерүне тикшерәләр


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи чит ил хәрбиләренең Әфганстанда берничә кешене атып үтерүен тикшерергә кушты.

Дүшәмбе көнне НАТО җитәкчелегендәге халыкара коалиция хәрбиләре Сары-Пул виләятендә бер өйгә рейд оештырды. Анда алты кеше үтерелде, дүрт кеше кулга алынды.

Җирле хакимитиятләр үтерлгәннәрнең тыныч әфганнар булганлыгын белдерә. Халыкара көчләр җитәкчелеге исә алар сугышчылар иде дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG