Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина прокуратурасы: Мельниченко язмасындагы тавыш Кучманыкы


Украина баш прокуратурасы элекке сак офицеры Николай Мельниченко биргән 2000 елда журналист Георгий Гонгадзены үтерү эшенә бәйле аудиоязманың чын документ булуын раслады.

Әлеге яшерен язма нигезендә Украинаның элекке президенты Леонид Кучма бу үтерүгә бәйле булуда гаепләнә.

Баш прокурорның беренче урынбасары Ринат Кузьмин тишкерү нәтиҗәсендә Мельниченко биргән язмадагы тавышларның Кучманыкы, эчке эшләр министрлыгының һәм иминлек хезмәтенең элекке җитәкчеләре Юрий Кравченко һәм Леонид Деркачныкы, шулай ук хззерге парламент рәисе Владимир Литвинныкы дип белдерде.

Бу аудиоязма җинаять эшендә дәлил буларак карала.
XS
SM
MD
LG