Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә юлчылар поездлары бәрелеште


Израилнең Нетания шәһәре янында ике юлчылык поезды бәрелешеп дистәләрчә кеше яраланды.

Каза Нетания тимер юл вокзалыннан йөз метрда гына булган. Ике поездның бер үк юлга ничек эләгүе әлегә билгесез.

Ике поездның да алдагы вагоннарына зур зыян килгән. Поездларның берсе юлдан чыккан.

Яраланган 60 кеше арасында каты яраланучылар юк диелә.
XS
SM
MD
LG