Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума машина йөртүчеләргә штраф күләмнәрен арттыру канунын икенче укылышта хуплады


Русия Дәүләт Думасы юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турындагы канун өлгесенә үзгәрешләрне икенче укылышта раслады.

Бу документ Мәскәү һәм Петербурда штрафларны икеләтә түләтүне күздә тота.

Аерым алганда Мәскәүдә машинаны ярамаган урында кагыйдә бозып калдырган өчен 3 мең сум штраф түләтеләчәк. Русиянең башка төбәкләрендә штрафлар ике мәртәбә азрак булачак.

Илнең башка зур шәһәрләрендә штрафларны киләсе елның 1 июленнән арттырга җыеналар.
XS
SM
MD
LG