Accessibility links

Республикаларга ана теле, әдәбиятыннан имтиханнар үткәрү хокукы бирелергә мөмкин


Русия Дәүләт Думасы
Русия Дәүләт Думасы
Русиянең милли республикаларындагы мәктәп укучыларына ана теле һәм әдәбиятыннан имтиханнар тапшыру хокукы бирелергә мөмкин.

Җомга көнне Русия Дәүләт Думасы “Мәгариф турында” һәм “Русия Федерациясе халыклары телләре турында” кануннарга үзгәрешләрне беренче укылышта раслады.

Үзгәреш проекты нигезендә укучыларның ана теленнән һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыруы ихтыярый рәвештә булачак. Ул имтиханнарның ничек үткәрелүен төбәкләр үзләре билгеләячәк һәм уку әсбапларын әзерләүдә дә төбәкләр катнашачак диелә.

Думаның Мәгариф комитеты башлыгы Григорий Балыхин “Русия күпмилләтле дәүләт. Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрнең укучылары ана телен һәм әдәбиятын өйрәнү генә түгел, ул фәннәрдән имтихан бирү хокукына да ия булырга тиеш. Әмма сүз мәҗбүр итү турында бармый, укучы үзе карар итә”, - диде.
XS
SM
MD
LG