Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан яңадан Русия кочагында


Кыргызстанда бер ел элек Бакыев хакимияте бәреп төшерелгәннән бирле Мәскәүнең тәэсир көче артканнан арта бара.

Кыргызстанда чит илләрнең үз тәэсирләрен арттыру өчен көрәше ике дистә ел элек Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле дәвам итә.

Манас хәрби һава ныгытмасында ачык ишекләр көне
Бишкәк Әфганстанда хәрби чаралар үткәрүче АКШ хәрбиләренә Кыргызстанның Манас һава аланын куллануны да рөхсәт итте, Кытай инвестицияләрен дә хуплап каршылады. Русиягә исә ул үзенең Кант хәрби һава базасын бирде. Шулай итеп Кыргызстан үзендә төрле илләргә бер-беренә каршы уйнау мөмкинлеге булдырды.

Берара илдә Русиянең тәэсире кимүе күренде. Әмма 2010 елның апрелендә президент Корманбәк Бакыевның хакимияттән бәреп төшерелүе Мәскәүнең үз тәэсирен арттыруына юл ачты.

Кыргыз җитәкчесе 2 миллиард доллар кредитка алмашка американнарны Манас ныгытмасыннан чыгарып җибәрү вәгъдәсен үтәмәгәч, Русия төрле ысуллар белән Бакыев хөкүмәтен какшатуга иреште.

Александр Кулей
Коламбия университетының Барнард көллияте профессоры Александр Кулей: “Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары Бакыевка каршы көчле кампания башлады, аны әшнәлектә, коррупциядә, эзәрлекләүләрдә һәм башка шундый гамәлләрдә гаепләде. Русия шулай ук ягулык субсидияләрен туктатты һәм бу апрель башында бәяләрнең кисәк югарыга сикерүенә китерде. Бу исә инфляция һәм энергия бәяләренең кабул ителмәслек дәрәҗәдә күтәрелүенә каршы чыгучы беренче демонстрацияләргә зур өлеш кертте”, - ди.

Мәскәү шулай ук кисәк кенә Кыргызстандагы сәяси оппозиция белән бәйләнешләр урнаштырып җибәрде. Халык төркеме Бакыевны хакимият бинасыннан куып чыгарган көн - 7 апрель иртәсендә берничә оппозиция җитәкчесе очкыч белән Мәскәүдән Бишкәккә кайтып төште.

Отунбаева 2010 елның декабрендә Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очраша
Кыргызстандагы яңа вакытлы президент Роза Отунбаеваны да беренче булып Русия таныды һәм соңрак Отунбаева Мәскәүне үзенең төп партнеры итеп сайлады.

Ике ай соңрак илнең көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасында чыккан бәрелешләрдә йөзләрчә кеше үтерелеп һуманитар кризис башлангач исә Бишкәк чын ярдәм күрсәтә алырдай ил итеп Русияне сайлады.

Декабрь аенда Бишкәк килешүе белән БДБның Бердәм иминлек килешүе оешмасы үзенең низамнамәсен үзгәртте һәм әгъза илләрдәге эчке низагларга тыкшыну мөмкинлеген ачты. Бү үзгәреш Кыргызстандагы милләтара бәрелешләрне истә тотып эшләнде.

Алмазбәк Атамбаев узган ел ахырында Мәскәүдә Русия премьер-министры Владимир Путин белән очраша
Октябрьдәге парламент сайлавыннан соң исә яңа сайланган премьер-министр Алмазбәк Атамбаев 2014 елда Вашингтон белән Манас килешүенең мөддәте чыкканнан соң яңа килешү төзелмәячәген белдерде. Ул шулай ук яңа хөкүмәт башлыгы буларак беренче сәфәренең Мәскәүгә булачагын да игълан итте. “Русия безнең стратегик партнерыбыз һәм ул һәрвакыт шулай булды да”, диде Атамбаев.

Сугыш һәм тынычлык хәбәрләре институты белгече Джон Маклеод Американың Манастан озакка китүе көтелгәндә Кытайның Үзәк Азия илләренә зур инвестицияләрне биш елга туктатып тору карарын да исәпкә алсаң, Кыргызстанда дилбегә Русия кулына эләгүе аңлашыла ди.

“Бу шиксез Кыргызстанның мөмкинлекләрен чикли. Икътисади өлкәдә Мәскәү Кытайны алмаштыручы буларак килә ала. Кытайның Кыргызстандагы сәяси амбицияләре бик зур булмаса да, АКШныкы зур иде һәм бу өлкәдә дә Русия АКШны оста гына алмаштыра ала. Шулай итеп Көнбатыш аннан китәргә охшый”, ди Маклеод.

Русиянең Кыргызстанга тәэсир итү көченең ни дәрәҗәгә җитүе соңгы айларда шактый ачык күренде.

Русия хәрби очкычлары Кант хәрби һава ныгытмасы янында күнегүләр үткәрә.
Бу ел башында Бишкәк Кыргызстандагы Кант һава аланы өчен аренда бәясен арттыруны сорагач, Русиядәге киңкүләм мәгълүмат чаралары Кыргызстандагы яңа хөкүмәттә эшләүче кайбер җитәкчеләрнең кәсеп эшләрендә шикле бәйләнешләре булуы турында хәбәрләр чыгара башлады. Шуннан соң Бишкәк Кант арендасы өчен күбрәк акча соравын туктатты.

Кулей бу хәбәрләр Кыргызстандагы җитәкчеләрне Бакыев язмышын искә төшерергә мәҗбүр итте ди.

Русия шулай итеп Кыргызстанда хәзер хакимияттә утыручыларга үзенең контроль итү механизмнары булуын искәртеп тора ди ул.

Премьер-министр Атамбаев та март урталарында Мәскәү сәфәре барышында бу искәртүче ишарәләрне аңлавын сиздерде.

“Без барлык элекке килешүләребезне үтәргә вәгъдә итәбез һәм без аларны үтәячәкбез. Кант хәрби ныгытмасы турында без киңәшләштек һәм безнең аренда бәясен күтәрү һәм башка шундый тәкъдимнәр, вәгъдә иткәнемчә, кире алынды һәм без иминлек мәсьәләләрендә сатулашу булырга тиеш түгел дип карар иттек”, - диде Атамбаев.
XS
SM
MD
LG