Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленскида Польша президенты очкычы казасы искә алынды


Смоленски – Бүген Смоленскида Польша президенты очкычы казасына бер ел тулу уңаеннан матәм чарасы үтте.

Каза урынында үткән чарада Польшаның хәзерге президентының хатыны Анна Комаровски җитәкчелегендә рәсми төркем катнашты.

Узган елның 10 апрелендә булган каза нәтиҗәсендә очкычтагы 96 кеше, шул исәптән Польшаның ул чактагы президенты Лех Качински һәлак булды. Бүгенге чара вакытында һәр корбан исемләп искә алынды.

Гыйнвар аенда Русия тикшерүчеләре бу каза өчен Польша экипажы җаваплы дигән хисап бәян итте. Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG