Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә җир тетрәү корбаннарын искә алдылар


Якшәмбе көнне халык Токиодагы атом станциясен туктатуны таләп итеп урамга чыкты
Япониядә җир тетрәү һәм дулкын ташкынына бер ай тулу уңаеннан матәм чаралары узды. Иң соңгы мәгълүматларга караганда, һәлак булган һәм югалган кешеләр - 28 мең, тораксыз калганнарның саны 150 мең кеше.

Дулкын ташкыны нәтиҗәсендә “Фукусима” атом станциясендә булган каза 1986 елда Чернобыльдәге шартлаудан соң иң зур фаҗига дип бәяләнде.

Япония премьер-министры Наото Кан халыкара матбугат чаралары аша фаҗигадан соң күрсәтелгән ярдәм өчен дөньяга рәхмәт белдерде.

Япониягә килгән матди зыянның күләме 300 миллиард доллар, дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG