Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински шартлавыннан кемгә файда?


Шартлаудан соң президент Лукашенка, “тынычлыкка кем каршы?” дигән сорау куйды. Әмма файда беренче чиратта президентның үзенә булырга мөмкин.

“Бу “бүләк” читтән дә китерелгән булырга мөмкин. Әмма (җинаятьчеләрне) үзебезнең арада да эзләп карыйк”, диде Александр Лукашенка иминлек киңәшмәсендә.

Президент илнең тынычлыгын һәм иминлеген бетерергә теләүчеләрне табарга чакырды.

Бу сәгатьтә тикшерүчеләр террор гамәле өчен кемнең җаваплы булганын әле әйтә алмый. Әмма бу террор гамәленең кемгә кирәк булуы турында һәркем уйлана.

Беларус интернеты һәм блоглары бер генә фараз белдерә: фаҗиганың файдасын Лукашенка үзе күрәчәк, иминлек сылтавы белән президент теләгән һәр төрле сәяси адымга бара алачак.

Соңгы атналарда Беларусның икътисади хәле нык катлауланды. Мински тотрыклылык фонды өчен Мәскәүдән 3 миллиард доллар сорады. Халык билгесезлектән куркып валюта һәм алтынга чиратларга тезелде. Террор гамәленнән соң иминлекне ныгыту сылтавы белән оппозициягә басым тагын да көчәеп кискен сәяси карарлар кабул ителергә мөмкин, ди белгечләр.

Русиянең Федераль Иминлек Хезмәте (ФСБ) полковнигы Владимир Луценко шартлауны ислам террорчылары оештырган, дигән фараз белдерде:

“Тыныч шәһәрнең урамнарында балалар һәм бер гаепсез хатын-кызларны үтергәндә халык коткыга бирелә. Алар Гыйрак һәм Пакстанда мәчетләрне шартлата. Алар Мәскәүдә торак йортларны шартлата. Алар Америкада манараларны шартлата,” диде ФСБ вәкиле.

Шартлауны Беларус рәсмиләре йәки оппозиция оештырган дигән фаразны Луценко “сафсата” дип атады:

“Мәскәү турында да шуны ук әйткәннәр иде. Имеш, Путин хакимияткә килер өчен тыныч халыкны шартлаткан. Мондый сафсатаны моңарчы да ишеткәнебез бар, хәзер дә аптырамыйбыз”, диде Луценко.

Беларусның ислам терроры тарихы юк


2005 елда Витебскида булган шартлауда 40 кеше яраланды. Ул чакта Лукашенкага каршы булган билгесез бер төркем җаваплылыкны үз өстенә алды, беркем дә хөкем ителмәде.

2008 елның июль аенда Бәйсезлек көне уңаеннан оештырылган, Лукашенка да катнашкан тамаша вакытында шартлау булып 50 кеше яраланды. Озын-озак тикшерүгә карамастан, бу эштә гаепле булганнар табылмады.

“Витебскида 2005 елгы шартлауны әле дә хәтерлим. Июльнең 3дә (2008 ел) булган шартлауда кебек үк, оппозиция вәкилләрен кулга алулар башланды. Иминлек көчләре террор гамәлләренә башка төрле ничек итеп җавап кайтарасын белми”, ди Беларусның сәясәт белгече Юрий Чавусов.

Президентның матбугат вәкиле Александр Ластовский мәгълүмат чараларын “имеш-мимеш” таратмаска, дип кисәтте.

Инде булган тәҗрибәгә таянып, белгечләр Лукашенканың бу хәлне үз тирәсендәге иминлек рәсмиләрен алмаштыру өчен файдаланачагын фаразлый. 2008 елда да шулай булган.

Бу юлы 2010 елның декабрендә булган сайлауда Лукашенка “җиңеп чыкканнан соң” оппозиция вәкилләрен эзәрлекләгән һәм төрмәгә үтырткан иминлек рәсмиләрен алмаштыру Лукашенкага кулай булырга мөмкин, ди сәясәт белгече Чавусов.

Бу адымы белән президент нәкъ шул иминлек рәсмиләре аркасында Минскига чикләүләр керткән Көнбатыш алдында да яхшы булып күренергә мөмкин.


Мәкалә Азатлык радиосының Беларус редакциясе һәм Хәбәрләр бүлеге ярдәмендә әзерләнде.
XS
SM
MD
LG