Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Украина газга бәяне киметү турында сөйләшәчәк


Кичә Русия премьер-министры Владимир Путин белән булган очрашуда газга бәяләрне яңадан карап чыгу турында килешенде, диде Украина премьер-министры Николай Азаров. Бүген ул бу хакта Украина хөкүмәте утырышында әйтте.

Газ турында сөйләшү 19 апрель көнне Русия вице-премьеры Игорь Сечинның Киевта Украина хөкүмәте вәкилләре белән очрашуында булачак.

Украина хәзер сатып алган газның бәясе 2009 елда элекке премьер-министр Юлия Тимошенко җитәкчелегендә килешенгән. Илнең бүгенге җитәкчелеге бу бәянең базар хакларын чагылдырмавына басым ясап, аны киметүне сорый.
XS
SM
MD
LG