Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта шәһәр мэры сайлаулары бетерелде


Волгоград шәһәр шурасы мэр сайлауларын бетерү турында карар кабул итте. Думада күпчелекне “Бердәм Русия” вәкилләре тәшкил итә.

Шәһәр низамнәмәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Волгоград белән ике кеше идарә итәчәк. Шәһәр башлыгы вазифасын Волгоград думасы рәисе үтиячәк. Шәһәрнең хуҗалык эшләре өчен билгеләнгән сити-менеджер җаваплы булачак.

Февраль аенда Волгоград өлкәсе губернаторы шәһәр башлыгы Роман Гребенниковны мәхкәмә карарларын үтәмәве сәбәпле эшеннән алган иде. Гребенников шулай ук “Бердәм Русия” партиясеннән дә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG