Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Либиянең биш дипломатын куа


Германия хакимиятләре Либиянең биш дипломатының илдән куылуы турында хәбәр итте.

Германия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, Либия дипломатлары Германиядә яшәгән Либия ватандашларына басым ясаган һәм куркыткан, диелгән.

Әлеге биш кеше Германиядән бер атна эчендә китәргә тиеш. Аңлатмалар бирү өчен Либия илчесе Германия тышкы эшләр министрлыгына чакырылган.
XS
SM
MD
LG