Фәлестин хакимияте премьер-министры Салам Файяд Брюссельдә барган очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, фәлестин дәүләте төзүгә акча сорады.
Фәлестин автономиясе химаячеләре конференциясендә Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон һәм Якын Көнчыгыш “квартеты” вәкиле Тони Блэр катнашты.
Автономия вәкилләре җыенда катнашучыларга өч еллык бизнес-план тәкъдим итте. Быел үсеш 9%, киләсе елда – 10%, аннан соңгы елда 12% булыр, дип фаразлана.
Узган атнада Халыкара валюта фонды Фәлестин хакимиятенең дәүләт төзергә икътисади мөмкинлеге бар, дип белдергән иде.
Хакимият башлыгы Файяд химаячеләрдән биш миллиард доллар сорады. Бу автономиянең еллык табышынннан өч мәртәбә артык. Фәлестин хакимиятенең чыгымнары елына 3.8 миллиард доллар.