Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Яңа Гасыр”ның хәбәрчеләр үзәге ачыла


Сулдан уңга: Илшат Сафиуллин, Урал Гыйрфатуллин, Миләүшә Айтуганова, Владимир Матвеев
Сулдан уңга: Илшат Сафиуллин, Урал Гыйрфатуллин, Миләүшә Айтуганова, Владимир Матвеев

Җомга көнне Уфага “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиоширкәтенең мөдир урынбасарлары Миләүшә Айтуганова, Илшат Сафиуллин һәм Владимир Матвеев эш сәфәренә килде. Алар Башкортстан башкаласында “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесенең хәбәрчеләр үзәген ачуга бәйле оештыру эшләрен тикшерде.


Уфадагы хәбәрчеләр үзәге урнашачак урын билгеле инде. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында ике бүлмә бүлеп бирелде бу мөһим башлангычка. Хәзер ул бүлмәләрдә тиешле эш шартлары булдыру, уңайлыклар белән җиһазландыру эшләре башланачак. Хәбәрчеләр үзәге өчен кирәкле һәммә техник җайланмалар сатып алынган да инде. Журналистлар өчен җиңел машина да булачак.

Казан кунакларын Уфа “Нур” татар театры җитәкчесе Урал Гыйрфатуллин кабул итте һәм хәбәрчеләр үзәге урнашачак бүлмәләр белән дә, гомумән, театр эшчәнлеге белән дә таныштырды.

“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең Уфадагы хәбәрчеләр үзәге мөдир-мөхәррире итеп “Азатлык” радиосының Уфадагы хәбәрчесе Фәнис Фәтхи тәгаенләнде. Оештыру эшләре тәмамлангач, Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар катнашлыгында, Уфадагы хәбәрчеләр үзәген тантаналы ачу-тәкъдим итү чарасы узачак.

“Татарстан-Яңа Гасыр” каналы Башкортстанда үз бүлеген берничә ел элек үк ачарга ниятләгән иде. Әмма моның өчен элекке хакимиятләр рөхсәт бирмәде. Алай гына да түгел, хәтта әүвәлге җитәкчелек “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы тапшыруларын кабель телевидениесе аша тапшыруга да каршы булды. Кабель челтәре ширкәтләре “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы тапшыруларын Башкортстанның Татарстан белән чиктәш кайбер районнарында күрсәтә дә башлаган иде. Ләкин аларны, лицензияләрен тартып алу белән кисәтеп, бу башлангычтан баш тартырга мәҗбүр иттеләр.

Республикага яңа президент итеп Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгәч, хәлләр уңайга үзгәрә башлады. “ТЯГ” тапшырулары шунда ук кабель элемтә челтәре ширкәтләре аша Уфада һәм башка шәһәрләрдә тоткарлыксыз күрсәтелә башлады. Хәзер инде Уфада “Татарстан-Яңа Гасыр” каналының даими хәбәрчеләр үзәген ачу мөмкинлеге дә туды.
XS
SM
MD
LG