Accessibility links

Белградта оппозиция яңа сайлаулар таләп итә


Сербия башкаласында оппозиция оештырган урам җыенында дистәләгән мең кеше катнаша. Аларның төп таләбе - хөкүмәтне таратып яңа сайлаулар игълан итү.

Сербиянең милләтчел прогрессив партиясе урам җыенына үз вәкилләрен илнең башка төбәкләреннән да җыйган.

Оппозиция урам җыеннарын яңа сайлау вакыты билгеләнгәнче дәвам итәчәген белдерде. Хакимиятләр Сербия Европа Берлегенә намзәт статусын алмый торып яңа сайлаулар игълан итәргә җыенмый. Берлеккә әгъзалык турында сөйләшүләрнең нәтиҗәсе 2011 елның ахырында билгеле булыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG