Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә коррупциягә каршы чарада 50 мең кеше катнашты


Яшьләрнең Кремль яклы “Наши” хәрәкәте коррупциягә каршы оештырган чарада Мәскәүдә 50 меңләп кеше катнашты. Яшьләр Русиянең башка төбәкләреннән махсус бу чара өчен Мәскәүгә китерелде.

Чара “Стоп Коррупция” исемле яшьләр комитетын төзү карары белән тәмамланды.

Пикет вакытында оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәтенең өч активисты тоткарланды. Алар урам җыенында катнашучыларга Халык иреге партиясенең “Путин. Коррупция” исемле чыгышын таратып йөргән булган.
XS
SM
MD
LG