Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның үлгән "каһарманы" исән булып чыкты


"Ата Бәит"тә һәлак булганнарны җирләү. 10 апрель 2010 ел.
"Ата Бәит"тә һәлак булганнарны җирләү. 10 апрель 2010 ел.

Узган ел Корманбәк Бакыев режимына каршы халык күтәрелешләрендә һәлак булган 87 каһарманның берсен бутаганнар.

Бу көннәрдә Кыргызстан парламенты да, халык та шау бетеп алды. Бишкәк шәһәрендәге хөкүмәт бинасы - «Ак йорт» коймасына апрель вакыйгаларында үлгәннәр исемлегенә язылган Маралбәк Максымбәков исән булып чыкты.

Максымбәковның улы Эрланбәк узган елның 6-7 апрелендәге халык күтәрелешләре вакытында һәлак булганнар өчен бирелгән бер миллион сомны ($21200) алган һәм яңа фатир да бирерләр дип тә өметләнгән булган. Менә-менә ачкыч тапшырылыр дип торганда әтисенең исән икәнлеге ачыкланган.

Максымбәков Екатеринбурда акча эшли


14 апрель көнне Кыргызстан парламентында Екатеринбурдан төшереп алып кайткан видео күрсәтелә. Депутат Алтынбәк Сөләйманов “ил каһарманы”ның чыннан да исән икәнен ачыклар өчен анда журналистлар җибәргән булган. Маралбәк Максымбәков Екатернибурда автобус йөртүче булып эшли һәм күпмедер вакыт туган илендә үзенең үлгәннәр исемлегендә икәнен дә белми йөргән.

Русиядә эшләүче кыргыз мөһәҗирләреннән генә берничә атна элек ул үзенең милли каһарманнар исемлегендә булуын ишетә. Улы Эрлан белән Мирланның үлгән башка берәүне әтиләре дип күрсәтүләренә исе китә аның.

«Бу хәлнең ничек килеп чыкканын һич аңламыйм. Мин монда яшим. Ярты ел инде гаиләм белән бәйләнешкә кергәнем юк. Улларымның мине таба алмавы моңа сәбәп булгандыр», ди Максымбәков.

Максымбәков паспортын югалткан була


Парламент спикеры Әхмәтбәк Килдебәков Максымбәковның кайчандыр паспортын югалтуы буталчыкларга китергән дип әйтә.

«Максымбәковның паспорты югалган булган һәм ул протестлар вакытында үлгән кешенең кесәсендә табылган. Аны Максымбәков дип уйлаганнар. Хәзер без үлүченең чыннан да кем булуын ачыкларга тиеш инде», ди Килдебәков.

Максымбәковның 26 яшьлек олы улы Эрланнан әтисенең үлеме өчен бирелгән бер миллион сумны хакимият кире кайтаруны таләп итә.

Эрлан “Азатлык” радиосына: «Әтием төрле эшләр белән ул вакытта Бишкәктә иде. Тәртипсезлекләр башлангач без аны эзли башладык һәм мин аны Бишкәк моргында 19 апрельдә таптым», диде.

Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыев режимына каршы халык күтәрелешләрендә 87 кеше һәлак була. Мәетләрне тану эшләре тәмамлануга ук 4 бала атасы Маралбәк Максымбәковны үлгән демонстрантлар исемлегенә кертәләр. Максымбәковныкы дип уйланган җәсәдне дә башка каһарманнар белән бергә “Ата Бәит” мемориалына җирлиләр.

Илнең социаль яклау департаменты ярдәм акчасының документлар нигезендә бирелгәнен әйтә. Ә шәһәр моргы вәкиле үлем таныклыклары «туганнарының сүзләренә нигезләнеп» тутырылды дип белдерә.

Эрлан апрель башында әтисен күрү өчен Екатеринбурга да барып кайткан инде. Әтиләренең исән булуы турындагы хәбәрне ишеткәч, “бөтен гаиләбез телсез калды”, дигән Эрлан.

Хәзер Кыргызстан хакимиятләренә “Ата Бәит” каберлегенә Мәксымбәков дип күмелгәннең кем икәнен ачыклыйсы кала.
XS
SM
MD
LG