Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмас җитәкчесе Мишал Мәскәүдә


Хәмас җитәкчесе Хәлид Мишал биредә Русияә тышкы ешләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Мәскәвгә килгәч тә Мишал Хәмаска каршы халыкара ярдәм чикләвләрен бетерү таләбен Русиянең яклап чыгуына рәхмәт белдерде. Ул дөнья җитәкчеләрен ике көндәш фәлестин төркеме Хәмас белән Фатаһ арасында уртак хөкүмәт килешүеннән соң Фәлестин җитәкчелеге белән хезмәттәшлеккә һәм тынычлык сөйләшүләре өчен Ызраилгә басым ясарга чакырды. Русия Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру максатындагы Дүртлектә Хәмас белән дипломатик елемтәдә булган бердәнбер ил. Бу дүртлеккә АКШ, Русия, БМО һәм Европа Берлеге керә.
XS
SM
MD
LG