Accessibility links

Русия Япония белән Курил утраулары турында сөйләшергә җыенмый


Русия премьер-министры Михаил Фрадков Япония белән Курил утраулары низагы турында сөйләшергә әле бик иртә дип белдерде. Фрадков Токиога 2 көнлек сәфәр белән килде. Әлеге сәфәр барышында ул премьер-министр Шинзо Абей белән дә очрашачак. Бу айда Абей Япониянең Русиядән Курил утрауларын кайтару таләбен яңадан күтәрде.

Икенче дөнья сугышында Советлар Берлеге басып алган бу 4 утрауны Русиядә Көняк Куриллар дип йөртсәләр, Япониядә алар Төняк Җирләр дип атала. Фрадков Русия бу утраулар турында сөйләшүгә бары Япония белән гөмүми мөнәсәбәтләр яхшырганнан соң гына әзер булачак диде.
XS
SM
MD
LG