Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ тышкы эшләр министры Кабулда


Британ тышкы эшләр министры Маргарет Бекетт бүген Кабулда Әфган президенты Хәмит Карзаи белән сөйләшүләр үткәрде. Бу Әфган хөкүмәт әгъзалары һәм НАТО җитәкчелегендәге Халыкара Иминлек Ярдәме Көчләре белән киңәшләшүләрнең беренче өлеше. Британия илнең көньягындагы Һелманд Виләятендә сугышчыларга каршы көрәш өчен өстәмә 1400 хәрби җибәрергә вәгъдә итте. Бекетт Әфганстанга кичә Исламабадта сөйләшүләр үктәргәннән соң килде.
XS
SM
MD
LG