Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстанда интихарчылар артуы турында кисәтә


НАТО сүзчесе полковник Том Коллинс Әфганстанда алдагы айларда күп кенә интихарчы шартлатулары көтелә, илдә интихар шартлатучы челтәрләре эшли дип белдерде. Коллинс Баграм янында булган сишәмбе шартлавы турында алдан күзләү ишарәләре булган диде. Сишәмбе көнне Баграм һава аланы янында, АКШ вице президенты Дик Ченей сәфәре вакытында интихарчы бомба шартлатып 20-дән артык кешене үтерде. Үзләрен Талибан әгъзасы дип атавчылар ул һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өсләренә алды.
XS
SM
MD
LG