Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния серблары сугыш җинаятьләре өчен үкенә


Босниянең Серб өлеше хөкүмәте 1992-95 елгы Босния сугышында Босниянең серб булмаган халкына каршы җинаятьләргә тирән үкенеч белдерде. Бу турыдагы рәсми белдерүдә шулай ук ул җинаятьләр өчен җаваплыларның барысын да хөкемгә тарту өчен Република Србсканың мөмкин булган һәрнәрсәне эшлиәчәге әйтелә. Дүшәмбе көнне Халыкара Юстициә Мәхкамәсе Сербия 1995 елда Сребреница шәһәрендә 8 меңләп Босния мөселманын үтерү өчен турыдан-туры геноцидта гаепле түгел дигән карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG