Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Күзләү башлыгы Русияне демократиядән читләшүдә гәепли


Узган атнада Кушма Штатларның Дәүләт Күзләү Идарәсе җитәкчелегенә килгән Майк МакКоннел Русия демократик процесслардан чигенде һәм Мәскәү президент Владимир Путин варисын контроль астында китерүгә керешергә мөмкин диде. МакКоннел Сенат комитетына Русиягә яңа җитәкче китергәндә бу процессны, халыкны һәм фиркаләрне конгрольдә тоту өчен күп эшләр ешләнә диде. Путинның икенче һәм соңгы президентлык мөддәте киләсе елда тәмамлана. МакКоннел шулай ук Русиянең соңгы атналарда Кушма Штатларга карата агрессив чыгышлары андагы сәяси тәьсир юнәлешен чагылдырырга мөмкин диде.

"Мин шуны аңладым, Путин тыңлаган кешеләр үтә консерватив һәм Кушма Штатларга бик тә шик белән караучы, хәлләрне Русияне тапталган ил дип күрсәтүгә бәйләп аңлатучы кешеләр" диде МакКоннел.
XS
SM
MD
LG