Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШның демократиядән чигенү турында гаепләвен кире кага


Русия тышкы эшләр министрлыгы Кушма Штатларның Русия демократиядән чигенә дигән тәнкыйтен кире какты. Министрлык сүзчесе Андрей Кривцов АКШ Дәүләт Күзләү Идарәсенең яңа җитәкчесе Майкл МакКоннелның тәнкыйте искергән фикерне чагылдыра диде. Кривцов МакКоннел советологизм белән артык озак шөгылләнгән һәм аның биргән бәясе нигезсез диде. Русия Федерация Шурасының Тышкы Мәсьәләләр комитеты башлыгы Михаил Маргелов АКШның гаепләүләре җитди түгел диде. "Шуны онытмыйк, Русия белән Кушма Штатларның хәрби бюджетларын чагыштырганда алар берничә генә түгел йөзләрчә мәртәбә аерыла. Шуңа күрә, минем фикеремчә, Русия Кушма Штатларга куркыныч тудыра дип әйтү җитди була алмый" диде Маргелов.
XS
SM
MD
LG