Accessibility links

Епископ Диомид Рус Православ Чиркәве җитәкчелеген гаепли


Рус православ дин әһеле, Чукотка епискобы Диомид чиркәү җитәкчелеген православ диннең асылыннан читләшүдә гаепләде. Ул кичә бу турыда интернетта ачык хат белән чыкты. Диомид чиркәү җитәкчелеген динне дөньяви таләпләргә яраклаштыруда, глобализацияне һәм президент Владимир Путинның "халыкка каршы сәясәтен" яклауда гаепләде. Аналитиклар бу хат 1990 еллар ахырында Патриарх Алексий II белән милләтче чиркәү әһелләре арасындагы каршылыкны хәтерләтә диләр.
XS
SM
MD
LG