Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бан климат үзгәрүе турында чаң кага


БМО генераль секретаре Бан Гимун климат үзгәрешләре сугышлар кебек үк куркынычлы дип белдерде. Гыйнварда БМО җитәкчелегенә килгән Бан бу турыдагы беренче чыгышында климат үзгәрүе нәтиҗәсендәге корылыклар һәм уңдырышлы җирләрне югалту сугышлар һәм низагларга китерүче төп сәбәп була диде. "Бүген дә сугыш дөньяның төрле урыннарында исәпсез ирләргә, хатын-кызларга һәм балаларга яный. Ул әйтеп булмаслык газаплар һәм югалтуларга сәбәпче. БМО эшчәнлегенең күпчелеге низагларны булдырмау һәм туктату максатында. Әмма барлык кешелеккә һәм планетабызга янаган сугыш куркынычына климат үзгәрешләре һәм Җир шарының җылынуы да кушыла" диде Бан. Бан шулай ук Кушма Штатларны Җир шарының җылынуына каршы көрәштә әйдәүче булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG