Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда Гамсахурдия мәете табылган булырга мөмкин


Русия хакимиятләре Чечняда елекке Грузия президенты Звияд Гамсахурдияның калдыклары булырга охшаган мәет калдыклары табылуы турында белдерә. Гамсахурдия 1991 елда Грузиянең советлар чорыннан соңгы беренче президенты буларак сайланды. 1992 елда халык күтәрелеше нәтиҗәсендә ул хакимияттән китте. Гамсахурдия башта Чечняга качты, соңрак Грузиягә кайтып уңышсыз тәмамланган гыйсьянны читәкләде. 1993 елда ул сәер шартларда һәлак булды. Бу табылдык аның үлеме тирәсендәге кайбер сәер хәлләргә ачыклык кертергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG