Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатларда Русия белгечен ату тикшерелә


Кушма Штатларның федераль һәм җирле хокук саклау хезмәткәрләре Русия күзләү мәсьәләләрен өйрәнгән АКШ белгече Пол Җоялга һөҗүм итүгә бәйле тикшерү ешләре алып бара. Узган атнакичтә Җоялга Вашингтон читендәге үз өйе янында 2 кеше утлы коралдан аткан. Жоял исән калган, әмма ул хастаханәдә үлем хәлендә ята. Берничә көн елек кенә Жоял бер телевизион интервьюда Русиянең елекке күзләү офицеры Александр Литвиненконың ноябрь аенда Лондонда агулап үтерелүе өчен Русия президенты Владимир Путин хөкүмәтен гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG